Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы буйлап мобиль бригада йөри

Мобиль бригада эшчәнлеге кысаларында «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре чираттагы рейдларны үткәрде. Бригада составында район полициясенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, участок уполномоченныйлары да бар иде.

"Без киләбез" мобиль бригадасы Олы Урсак, Федоровское, Олы Подберезье, Надеждино, Чүти, Багай, Олы Кайбыч, Ябалак авыл җирлекләрендә булды инде. Рейд­лар башка җирләргә дә оештырыла. Максатлары - социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалы гаиләләрнең һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрнең яшәү шартларын контрольдә тоту. Бригада социаль ярдәм чараларыннан файдалану буенча консультацияләр бирде һәм ата-аналарның балалар тәрбияләүгә кагылышлы хокукларын һәм бурычларын аңлатты. Өлкәннәр белән очрашуда учреждение тарафыннан күрсәтелүче социаль хезмәтләр һәм язгы чорда иминлекне тәэмин итү турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы буйлап мобиль бригада йөри