Утырышта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Руслан Заһретдинов, Кайбыч районы суды рәисе Илфар Баһавиев, Җәмәгатчелек судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева катнашты. Һәр эш урынындагы кебек полиция бүлеге эшчәнлегенең дә ирешәсе уңышлары, вакытында ачарга тиешле җинаятьләре бар әле.
Полиция начальнигы Рушан Хуҗин эшчәнлекләренең һәр төренә аерым тукталды. Алда торган проблемаларга анализ ясалды, полиция хезмәткәрләренә бурычлар куелды. Утырышта шулай ук, халыкның түлисе штрафларга салкын каравы турында да сүз булды. Участковыйлар эшчәнлегенә аерым басым ясалды.
Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Фәния Кәлимуллинага «полиция майоры» званиесы бирелде.
Нет комментариев