Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы кабат җиңүче!

Кайбыч кабат республика буенча үзен иң матуры итеп күрсәтте: Яңа елга иң күркәм бизәлгән шәһәр-районнарны, авыл җирлекләрен ачыклау максатында игълан ителгән бәйгедә җиңүче булды! Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан муниципаль берәмлекләре советы оештырган бу бәйге ел саен үткәрелә.

Әлеге бәйгедә Кайбыч 2014 елда өченче, 2015 елда -икенче, былтыр беренче урынны яулаган иде. Республикада районнар күп, быел башка районнарны сайларлар инде, дип уйласак та, жюри кабат Кайбыч районын икенче урынга лаек дип тапкан. Алай гына да түгел, безгә тагын бер җиңү кайтты: авыл җирлекләре арасында Иске Тәрбиткә өченче урын бирелгән. Җиңүчеләргә быел да акчалата призлар тапшырылачак. Ә Кайбыч, чыннан да, Яңа елга искиткеч матур итеп әзерләнгән иде. Барлык авылларны да кардан, боздан ясалган сыннар бизәде, чыршылар бизәлде, төрле төсле утлар тирә-юньне сихри итте. Бу юлы да Кайбычны Казаннан махсус комиссия килеп карады, жюрига район үзәге һәм авылларның бизәлешен күрсәткән фотолардан альбом җибәрделәр. Интернет аша да интерактив сораштыру үткәрелде, кайбычлылар анда, әлбәттә инде, безнең район өчен тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы кабат җиңүче!