Хоккейчы кызларны көннәрнең салкын торуы да куркытмый. Бу атна уртасында Сарман кызлары Кайбычка кадәр хоккей уйнарга килде. Аның каравы, бозда кызу көрәш барды.
Кызлар хоккей командалары арасында республика беренчелегенә ярышлар дәвам итә. 21 декабрьдә "Кайбыч" боз мәйданында Олы Кайбыч мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге кызлар командасы Сарман районының Җәлил поселогындагы "Юность" кызлар командасын кабул итте. Ярышның беренче минутларыннан ук кискен көрәш башланса да, ике периодта да исәп ачылмады.Капкалар янында кискен мизгелләр күп булды, әмма капкачылар Лилия Ильясова (Кайбыч), Юлия Цейлиппова ("Юность") бик уяу.
- Бу сезонда ун ярышта катнаштык, шуларның икесендә җиңсәк, калганнарында җиңелдек. Безнең кызлар өч ел дәвамында шөгыльләнә, төрле ярышларда катнашабыз. Ике ел элек республика буенча укучылар Спартакиадасы ярышларында өченче урынны яуладык. Команда да 2001-2002 елгы 20 кыз уйный. Алар" Татнефть" кубогына барган ярышларда да катнаша, малайлар командаларына каршы уйныйлар. Бүгенге уеннан шул күренде: безнең ел дәвамында Боз сараенда шөгыльләнгән команда, кышкы чорда гына бозга баскан кайбычлылардан начаррак уйнады. Аларның тагын да яхшырак уйнарга мөмкинлеге бар иде, - диде "Юность" командасы тренеры Андрей Размочаев.
Өченче период та кискен барды. Уен тәмамланырга санаулы гына секундлар калып барганда, Сарман кызы Розалия Исламгулова кайбычлылар капкасына бер алка кертте һәм командасына җиңү китерде.
- Бу елда ничә команда белән очраштык, шулай да, кайбычлылар көчле команда. Бигрәк тә, капкачы кыз Лилия бик көчле уйный. Уен барышында көндәшләребез капкасы янында кискен мизгелләр шактый булды, шулай да, капкачы үз командасын коткара килде, - диде Розалия.
Алда әле уеннар бик күп булыр, шуңа күрә безнең кызлар әле үзләрен күрсәтерләр дип ышанам.
Нет комментариев