Экраннан җыр агыла. «Ак гөлләрдән җан җылысы алып, йөрәкләргә саласы иде. Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып, саф күңелле булып каласы иде..." Залда язучы Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән фильмдагы җыр яңгырый. Бу роман врачларга багышланган һәм анда һөнәргә тугрылык, намуслылык, сугыштан соңгы чор кешеләренең күңел яктылыгы, ул вакыттагы...
Кайбыч медиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен район мәдәният йортында тантаналы төстә үткәрде. Бик җылы, рәхәт узды ул очрашу, аңа иҗади якын килеп әзерләнгәннәр иде. Тантана кунакларына алдан ук тапшырылган ап-ак алмагач чәчәкләре төшерелгән чакыру кәгазьләре дә символик мәгънәгә ия кебек. Аклык - шәфкать ияләре төсе кебек тоела, халатлары да ак, үзләреннән дә аклык-сафлык бөркелә. Үзәк сырхауханә коллективы, барлык фельдшер-акушерлар, медицина ветераннары катнашындагы очрашу эшчәнлекләрен чагылдырган видео күрсәтүдән башланып китте. Әнә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы авыруны китерде, аны носилкаларда күтәреп алып кереп киттеләр... хирурглар операциягә әзерләнә...ә бу бүлмәдә онколог, күршесендә күз врачы кабул итә... педиатр бала сәламәтлеген тикшерә... шәфкать туташы процедуралар үткәрә... физкабинетта дәвалау процессы бара...баш врач планерка уздыра....
Әнә шушы кыска гына видеода да сәламәтлек сагында торучыларның хезмәтенең никадәр җаваплы һәм катлаулы булуы ачык чагылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үз чыгышында шуңа басым ясады. Үзәк сырхауханәдә хезмәт тәҗрибәсе туплап, әле узган ел гына баш врач итеп билгеләнгән Гөлнара Сафиуллинаның тырыш, креатив булуына басым ясап, аның моңа кадәр шушы вазифаны намус белән алып барган, халык арасында абруй казанган Газимагомед Магомедовның эшен уңышлы дәвам итүен әйтте, коллективка рәхмәтен белдерде.
- Авырулар сезгә өмет тулы күзләре белән карый. Хезмәтегез бәяләп бетергесез, барыгызга да хөрмәтем зур.Сырхауханәдәге матур үзгәрешләр авыруларны уңышлы дәваларга мөмкинлек бирә. Хөкүмәт программасы буенча безнең районга эшкә кайткан табибларга да рәхмәтем зур, - диде ул, лаеклыларга бүләкләр тапшырганда.
Кайбыч әле Апас районы составында булган чорда бездә баш врач булып эшләгән Рузия Гыйләҗева ул чакта сырхауханә биналарының утын ягып җылытылуы, эш шартларының хәзерге кебек яхшы булмавы турында сөйләде. Әмма, ничек кенә булмасын, Гиппократ антына тугры калганнар. Танылган җырчылар Илсур Мортаза белән хатыны Мәүлидә Нургали, Закир Шаһбан һәм тормыш иптәше Гөлүсә, Рәзил Исмәгыйлев, баянчы Илфат Шәехов, үзебезнең "Авыл денс" биючеләре, Илгиз Насыйровның чыгышы нур өстенә нур булды.
Нет комментариев