Хәбәрләр
Кайбыч районы сөт саву буенча беренче унлыкта
Районыбыз терлекчеләре бер сыердан уртача көнлек савым буенча республика күләмендә беренче унлыкка керде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 29 июньгә бер сыердан көнлек савым 17,9 килограмм тәшкил итә. Терлекчеләребез кабул итү пунктларына һәр көнне 75 тонна сөт озата. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы сөт җитештерү буенча район хуҗалыклары арасында лидерлыкны үз кулында нык тота. Биредә һәр көнне 33515 килограмм сөт җитештерәләр. Ә бер сыердан көнлек савым 22,2 килограммны тәшкил итә. Икенче филиалда да сөт җитештерү күләмен арттыра баралар. Монда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сөтне 3080 килограммга артыграк савалар. Беренче филиал да сөт җитештерүне узган елгыга караганда күбрәк сава. Ил табынын баетучыларга тагын да югарырак үрләр насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев