Хәбәрләр
Кайбыч районы әти-әнисе солдат улына Рәхмәт хаты алды
Районыбыз егетләре хәрби хезмәткә җитди карый. Аларның әти-әниләре исеменә часть командирларыннан әледән-әле Рәхмәт хатлары килеп торуы шуны раслый. Без газета укучыларыбызны да әлеге хатлар белән таныштырып барырга тырышабыз. Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге хатлар килсә, редакциягә юллагыз. Кайбыч ил сагында торучы үзенең батыр уллары белән горурланырга тиеш.
Олы Кайбыч авылында яшәүче Гөлфизә һәм Фәнис Акмаловлар адресына да Мурманск якларыннан Рәхмәт хаты килеп төште."Хөрмәтле Гөлфизә Дәүләтҗановна һәм Фәнис Абзалетдинович! Сезнең улыгыз Руслан Акмалов Мурманск өлкәсендәге Төньяк флотның 61 нче аерым Киркенес Кызыл Байраклы диңгез пехотасы бригадасының икенче батальонындагы гранаметчылар взводында хезмәт итә", - диелә әлеге хатта. - Данлыклы бригадада хезмәт итү чорында улыгыз үзен хәрби сәнәгатьне тирәнтен белергә омтылучы, дисциплинасы югары булган хәрби итеп танытты. Ул үз алдына куелган хәрби бурычны вакытында төгәл итеп намус белән үти. Руслан хезмәттәшләре, командирлар һәм начальниклар арасында абруй казана, хәрби дисциплина буенча иптәшләренә үрнәк булып тора һәм Диңгез пехотачысы исемен горур йөртә. Бригада командалыгы улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен Сезгә рәхмәт белдерә. Руслан алга таба да үз Ватанының лаеклы улы булыр дип ышанып калабыз."
Руслан Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтты инде. Ә часть командирының улларына шундый бәя бирүе ата-аналар өчен бәяләп бетергесез зур бүләк ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев