"Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район Спартакиадасы кысаларында 2006 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте.
Әлеге ярышларда районның ун мәктәбеннән командалар катнашты. Кече Мәме, Мәлки һәм башка аз комплектлы мәктәпләр әлеге ярышларга катнаш составта команда туплады. Ягъни, бу командаларда егетләр белән бергә кызлар да уңышлы чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар да билгеләнде. Олы Кайбыч мәктәбе командасы, ОлыПодберезье командасын 3:0, Олы Урсакны - 5:1, Кече Мәме командасын 3:1, финалда кискен көрәштә Федоровское мәктәбе командасын 3:2 исәбенә отып, җиңүче булды. Федоровскоелылар - көмеш, Кече Мәме командасы бронза медальләр иясе. 28 октябрьдә шундый ук ярышларны урта мәктәпләр командалары арасында үткәрү планлаштырыла.
Нет комментариев