Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Тере классика" IV Бөтенроссия яшь китап укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлеге белән узучы чара балаларда укуга кызыксыну уяту, аны үстерү, мәктәп программасына кермәгән XVIII - XIX гасыр рус әдәбияты әсәрләре белән таныштыруга нигезләнгән.
-Укучылар, беренче чиратта,бәйгенең рәсми сайтында теркәлү узды. Җиңүчеләр, мәктәп турында уңышлы чыгыш ясап, район турына килде, - диде мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методик эшләр буенча урынбасары Светлана Петрова.
- Элегрәк балаларның күбесе мәктәпкә кергәч кенә укырга өйрәнсә, мин инде балалар бакчасыннан ук укый белә идем. Мине рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче әнием Наталья өйрәтте, китапка мәхәббәт уятучы да ул. Күренекле рус язучысы Николай Гогольнең иҗатын яратам. Быел Онегин укуларында өченче урынны яуладым. Икенче елга рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга уйлыйм. Гомумән, әнием сукмагыннан китеп, киләчәктә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буласым килә, - диде Олы Подберезьеның 10 класс укучысы Анастасия Челнокова.
Чарада катнашучылар арасында бер егет тә бар иде. Олы Подберезье мәктәбе укучысы Даниил Митрошкин рус язучысы Борис Васильевның "Ә таңнар монда тыныч" әсәреннән өзек сөйләде.
Мин шигырьләр укырга һәм аларны тамашачы алдында сөйләргә дә яратам. Китап уку фикерләү сәләтен яхшырта, сүзлек байлыгын арттыра, - диде Даниил.
Малай булып киенгән Олы Урсак авылы кызы Айсылу Габделхадиева "Керпе" шигырен оста итеп башкарды. Надеждинодан 7 класс укучысы Виктория Платонова "Бабка" әсәрен шундый аһәңле, матур сөйләде.
- Китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Үз эченә алып кереп китеп, әсәр геройлары белән яшәтә торган китаплар бар. Миннән күреп, дус кызым да китап уку белән кызыксына башлады, - диде Ульянково мәктәбенең 9 класс укучысы Александра Сундурова.
- Сез барыгыз да бәйгегә зур әзерлек белән килгәнсез, дулкынлануыгызны җиңеп, тамашачы алдында китаптан өзекләр, шигырьләр сөйләү - мактауга лаек, - диде бәйге ахырында Светлана Петрова. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләрен һәм бүләкләрне дә ул тапшырды. Нәтиҗәдә, беренчелекне Анастасия Челнокова, Иске Чәчкабтан Илгизә Хөсәенова, Александра Сундурова алды. Икенче урында - Чүтидән Эльмира Шәрәфетдинова, Иске Чәчкабтан Ләлә Хөсәенова һәм Колаңгыдан Олеся Гурнович. Виктория Платонова, Мәлки мәктәбенең 8 класс укучысы Анжелика Якимова, Чүти мәктәбенең 6 класс укучысы Камилә Солтанова өченче урынга лаек булдылар.
Нет комментариев