Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районы укучылары, театр-концертка йөреп, Президент чыршысында катнаша ала

Республикабызның барлык беренче сыйныф укучылары, шул исәптән безнең район мәктәпләрендә белем алучы беренчеләр яңа көндәлекләргә ия булды. Бүген, 12 ноябрьдә, районның балалар китапханәсендә бүген узган тантанада Олы Кайбыч мәктәбенә укырга кергән 32 укучыга шундый көндәлекләр тапшырылды.

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип аталган әлеге уникаль проект Татарстанда Мәдәният елы уңаеннан гамәлгә ашырылды. Моннан берничә атна элек Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында аны тәкъдир итү тантанасы булып узды.

Әлеге проект балаларны системалы рәвештә Татарстаныбызның тарихи-мәдәни урыннары, мәдәният өлкәсендәге төп яңалыклар белән таныштырып баруны, мәктәп укучыларының әти-әниләрен мәдәни-агарту процессына җәлеп итүне максат итеп куя.

Укучылар уку елы дәвамында классташлары яисә әти-әниләре белән берлектә төрледән-төрле мәдәният учреждениеләренә экскурсиягә, тамашаларга бара. Аннан соң укучылар театрга, музейга, кинотеатрга, китапханәгә, гомумән, кайсы гына мәдәни учреждениедә булса да, сәяхәт турында кичерешләрен көндәлеккә теркәп куя. Ә мәдәният учреждениесе, үз чиратында, класс белән яисә әти-әнисе белән барган өчен ике төрдәге мөһерләр, стикерлар әзерли.

Моннан тыш, шушы көндәлекне актив рәвештә тутырып баручыларга махсус бәйгедә катнашу мөмкинлеге тудырыла. Конкурс "1нче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге", шулай ук "Иң мәдәниятле әти-әни" дигән номинацияләр буенча ике этапта уздырыла. 1 этабы - 2014 елның 1 сентябреннән 27 декабренә, ә 2 этабы 2015 елның 1 гыйнварыннан 25 маена кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчене иң элек мәктәптә, аннан район һәм шәһәр күләмендә билгеләячәкләр. Конкурсның беренче этабында җиңүчеләр Татарстан Президентының Чыршы бәйрәменә чакыру алачаклар. Икенче этаптан соң конкурс нәтиҗәләре билгеләнәчәк. Сыйфатлы матур кәгазьдә, төсле рәсемнәр белән бизәлгән бу көндәлек укучыларга, һичшиксез, ошагандыр һәм җиңүчеләр арасында безнең район укучылары да шактый булыр, дип уйлыйбыз.

Тулырак мәгълүмат белән проектның рәсми сайтында танышырга мөмкин: www.культурный дневник.рф, www.diary-culturе.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы укучылары, театрконцертка йөреп, Президент чыршысында катнаша ала