Хәбәрләр
Кайбыч районы укучылары “Яшь һөнәрчеләр”(WorldSkills) төбәк чемпионатында призлы урын яулады
Казанда Халыкара мәгълүмати үзәкнең концерт залында "Яшь һөнәрчеләр"(WorldSkills) төбәк чемпионатын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге чемпионатта "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге түгәрәкләрдә шөгыльләнүче укучылар да катнашты. "Инженер дизайны" компетенциясендә катнашкан Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Илфат Баһавиев, Иске Чәчкаб мәктәбеннән Баязит Хәсәнов анда икенче урынны яулады. "Түбә ябу" компетенциясендә Федоровское мәктәбе укучылары Ярослав Романов белән Кирилл Макаров та икенче урында. Җиңүчеләр икенче дәрәҗәдәге дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев