Хәбәрләр
Кайбыч районы укучыларының республика олимпиадасында чираттагы уңышы
Кайбыч районы укучылары республикакүләм фән олимпиадаларында әледән-әле җиңү яулый. Чираттагы олимпиада рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар әдәбиятыннан булды һәм ул ике укучыга уңыш китерде.
Казан шәһәренең "Дуслык" олимпиада үзәгендә узган олимпиадада муниципаль этапта җиңү яулаган биш укучы - Федоровское мәктәбеннән Булат Хуҗин, Эльвира Хәмидуллина, Олы Кайбычтан Аделия Садыйкова, Лилия Булатова һәм Әлфиназ Хәмидуллина үз белемнәрен сынады. Алар арасыннан Эльвира Хәмидуллина җиңүче, Аделия Садыйкова призер булды, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Аларны олимпиадага әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлия Камалиева белән Алсу Хәмидуллина Мактау кәгазенә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев