Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы укытучылары ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты

Узган атнада ТР Дәүләт Советында 2017 елгы парламент дәресен үткәрү буенча ачык ишекләр көне булды. Парламент дәресләре бу юлы Татарстанның 2030 елга кадәрге стратегиясе программасын өйрәнү һәм уздыруга багышлана. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Әлеге очрашуда Олы Кайбыч мәктәбеннән Роза Насыбуллина һәм...

Ачык ишекләр көнендә укытучылар өчен семинар оештырылды. Аны парламент җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова үткәрде. Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Олег Пелевин укытучыларга стратегия турында сөйләде. Ул әлеге программаның нигезендә кеше капиталын үстерү ятуын ассызыклады. Фәрит Мөхәммәтшин игътибарны программаның төп максатларына юнәлтте. Ул быел көз Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тагын бер парламент дәресе уздырылачагын да хәбәр итте. Семинарда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та чыгыш ясады. Ул респуб­ликада мәгариф үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы укытучылары ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты