Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районы ветераннар Советының отчет-сайлау җыелышы

Татар халкының бик матур мәкале бар: олыларга хөрмәт белән карасаң - үзең дә яхшылыкка тарырсың, дип яңгырый ул.

Шөкер, безнең районда олы кешеләргә хөрмәт тә, кайгырту да, игътибар да зурдан. Күп еллар бергә яшәгән парларны олылау дисеңме, туксан-йөз яшь тулган әби-бабайларны котлау, ветераннарның сәламәтлеген кайгырту... Бүген Кайбыч районы ветераннар советының отчет-сайлау җыелышында да бу хакта күп сөйләделәр. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, ветераннар Советы җитәкчесе Әлфия Закирова, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Биредә ветераннар көн-күрешенә караган проблемалар, сәламәтлек, патриотизм темалары күтәрелде, ветераннар Советына җитәкче сайланды. Әлеге чара турында тулырак итеп газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы ветераннар Советының отчетсайлау җыелышы