Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы яшүсмерләре җәйне бушка уздырмый

"Яшүсмер-2014"-"Каникул" дип аталган профилактик операциянең икенче этабы тәмамланды.

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Гөлнара Нәфыйкова хәбәр иткәнчә, әлеге операция ата-анасыз, гарип балаларның, аз керемле, шулай ук тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балаларның җәйге ялын оештыруга һәм эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән.

Районда барлыгы 16 үсмер эшкә урнаштырылган. Күбесе җәйге каникулын Олы Кайбыч, Олы Подберезье мәктәп лагерьларында ял итеп һәм эшләп уздыра.

Әлеге операция барышында районның кисәтү органнары рейдлар уздыра. Шундый рейдлар Федоровское, Олы Подберезье, Корноухово һәм Олы Тәрбиттә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы яшүсмерләре җәйне бушка уздырмый