Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районы ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары рейдка чыкты

Кайбыч районы ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары бергә рейдка чыкты. Укучыларның кышкы каникуллары башланды. Аларның иминлеген тәэмин итү максатында "Кышкы каникуллар" операциясе игълан ителде.

Кышкы матур көннәрдә балалар рәхәтләнеп урамда уйный. Караңгы төшкәч тә өйләренә кайтырга ашыкмыйлар. ЮХИДИ инспекторлары укучыларга юлларда уйнауның куркыныч булуын кисәтә. Чөнки караңгыда аларны юлда, урамнарда узучы машина йөртүчеләр күрмәскә дә мөмкин. Ә инде балаларның киемнәрендә төнлә дә яхшы күренүче ялтыравык әйберләр булса, куркыныч юк. ЮХИДИ хезмәткәрләре Олы Кайбыч мәктәбендәге юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән берлектә рейдлар үткәрде. Алар укучыларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар да бүләк итте. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге каникуллар вакытына туры килә. Кайбыч полициясе бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре ата-аналарга, укучыларга тәүлекнең якты һәм караңгы вакытларында юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары рейдка чыкты