Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында авыл туризмы тормышка ашырмы?

Попечительләр советының чираттагы утырышында кече һәм урта бизнесны үстерү юнәлешендә узган ел кабул ителгән проектларның үтәлеше тикшерелде, 2015 елга эш планы билгеләнде. Ә Кайбычның республикада бизнесны үстерү буенча пилот проектка кертелүе турында хәбәр иткән идек инде.

Әлеге проектның максаты - безнең район территорияседә эшмәкәрлекне тагын да үстерүгә ярдәм итү. Татарстанда кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Рәфыйк Шәйхетдинов әйтеп узганча, кече һәм урта бизнесны динамик үстерүгә мөмкинлекләр бар. Былтыр райондагы дүрт эшмәкәргә бизнесларын үстерү өчен дәүләттән ярдәм күрсәтелгән, шул нигездә төрле җиһазлар сатып алганнар. Якын киләчәктә Колаңгы станциясендә сөт эшкәртү, терлек сую, ит эшкәртү пунктлары ачарга җыеналар. Утырышта катнашкан эшмәкәрләрнең сорауларына җаваплар бирделәр. Шәхси эшмәкәр Рафаэль Фәсәхов быел кымыз җитештерүне җайга салырга җыенулары, савым аппаратлары алып кайтулары, аларны урнаштыру, сөт эшкәртү цехына җиһазлар кирәклеге турында сөйләде. Әмма финанс мөмкинлекләре чикле. "Бу эшкә инвесторларны җәлеп итеп булмыймы" - диде ул.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да гаилә фермалары эшен җайга салу өчен инвесторлар җәлеп итү зарурлыгына тукталды.

Рәфыйк Шәйхетдинов районда туризмны җәелдерергә тәкъдим итте.

- Кайбычта читтән килүчеләрне җәлеп итәрдәй тарихи урыннар күп, - диде ул. - Һәр авылның үз тарихы, истәлекле урыннары, күренекле кешеләре бар. Шуларны барлап, маршрут төзергә кирәк. Кеше кайда гына барса да, аннан истәлеккә ни дә булса алып кайтырга тырыша. Шуңа күрә һөнәрчелекне (чүлмәкчелек, агачтан эшләнмәләр) киң җәелдерергә кирәк, - диде ул.

Утырышта кече эшмәкәрләр берлеге рәисе итеп Рафаэль Фәсахов, аның урынбасары итеп Александр Акрымов сайланды, бу елга бурчылар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында авыл туризмы тормышка ашырмы?