5 февральдән авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китә. Һәр ел саен үткәрелүче бу җыеннарда ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала, алдагы елга бурычлар билгеләнә. Үзара салым акчасына җирлек әһәмиятендәге эшләр белән дә таныштыралар. Җыенда катнашыгыз, авыл тормышына битараф булмагыз.
Халык җыеннары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы, башкарма комитет, үзәк сырхауханә, социаль яклау һәм пенсия фонды, прокуратура, полиция, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, почта, электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашында уза. Алар авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирә. 5 февральдә җыен Кошман клубында 13.30 сәгатьтә башланып китә. Ябалак авыл җирлегенең җыены Кече Кайбыч клубында 6 февральдә 13.30 сәгатьтә уза. 9 февральдә 13.30 сәгатьтә Олы Подберезье клубында, 10сы 10.00 сәгатьтә- Багай клубында, 12се - Колаңгы күпфункцияле үзәгендә (13.30 сәгатьтә), 13е - Кече Мәме клубында (13.30 сәгатьтә), 14е - Кече Урсак клубында (11.00 сәгатьтә), Олы Урсак клубында (14.00 сәгатьтә), 15е - Хуҗа Хәсән клубында (13.30 сәгатьтә), 16сы - Мәлки күпфункцияле үзәгендә (13.30 сәгатьтә), 17се - Надеждино күпфункцияле үзәгендә (10.00 сәгатьтә), 19ы - Мөрәле клубында (13.30 сәгатьтә), 20се - Ульянково клубында (13.30 сәгатьтә), 21е - Иске Тәрбит күпфункцияле үзәгендә (13.30 сәгатьтә), 22се - Борындык клубында (13.30 сәгатьтә), 26сы - Чүти клубында (13.30 сәгатьтә), 27се - Федоровское клубында (13.30 сәгатьтә), 28се - Иске Чәчкаб клубында (13.30 сәгатьтә), 1 мартта Олы Кайбыч мәдәният йортында (13.30 сәгатьтә) уза
Нет комментариев