Хәбәрләр
Кайбыч районында барлык социаль объектлар да ягулык сезонына әзер
Җылы, кояшлы җәйләр артта калды, көз салкыннары инде үзен сиздерә башлады. Кәрәзле телефондагы "Һава торышы" кушымтасы бүген иртәнгә нибары өч, ә көндезгә ун градуска кадәр җылылык күрсәтә. Инде күбебез җиңелчә киемнәрне көзге пәлтә-курткаларга, түфлиләрне җылы аяк киемнәренә алыштырды, ераккарак куелган җылы свитерларын, баш киемнәрен алып киде. Җылырак киенергә кирәк, чөнки...
Ягулык сезонына әзерлекнең нинди булуы, оешма-учреждениеләргә җылылыкны кайчан бирәчәкләре турында район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаровтан кызыксындым.
- Ягулык сезонына әзерлек мәсьәләсе район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның даими контролендә. Бу эш бездә җәйдән үк башланып киткән иде инде. Оешмалар җитәкчеләре катнашында узучы планеркаларда да әлеге мәсьәлә еш күтәрелде һәм аңа тиешенчә әзерләнү бурычы куелды. Бүгенге көнгә барлык социаль объектлар да әзер. Техник актлары һәм паспортлар имзаланган, Ростехнадзорда районның җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының җылыту сезонына әзерлеге турындагы актларга кул куелган. Хәзер барысы да һава шартларына бәйле: биш көн эчендә уртача һава температурасы 8 градус булса, биналарга җылы җибәрергә тулы нигез бар. Мәгариф объектларына: мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылылык беренче чиратта җибәрелә. Безнең районда барлык торак йортта шәхси җылыту системалары бар, шунлыктан анда җылыны кайчан җибәрүне үзләре хәл итә.
Ягулык сезонына бәйле сорауларыгыз булса, 2-10-98 телефоны аша район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегенә, 2-13-22 телефоны аша торак- коммуналь хуҗалыгына шалтырата ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев