Кайбыч районында бердәм ГТО ункөнлеге бара
15 майдан алып 25 майга кадәр районда, Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексы фестивале кысаларында, 11-15 яшьлек мәктәп укучылары арасында Бердәм ГТО ункөнлеге үткәрелә. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 16 майда районыбызның 4 мәктәбендә: Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Иске Тәрбит һәм Колаңгы зоналарында тестлаштыру үткәрелде. Бу көннәрдә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар йөзү буенча осталыкларын күрсәтә. Һәр зонадан финалга үткән 11-12, 13-15 яшьтәге укучылар алга таба ярышларның муниципаль этабында катнашачак. Командалар составында - икешәр егет һәм кыз. Бу этапта җиңүчеләр фестивальнең республика этабында көчләрен сынаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев