Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында бердәм укучы билеты гамәлгә керде

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова хәбәр иткәнчә, 2017 елның башыннан Татарстан Республикасы территориясендә бердәм укучы билетын гамәлгә кертү башланды.

Бердәм укучы билеты белән республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән файдаланып була. Яңа билет файдаланучыларга бушлай бирелә. Әлеге билетны алу өчен паспорт белән республиканың теләсә кайсы дәүләт яки муниципаль китапханәсенә мөрәҗәгать итү зарур. Безнең районда яшәүчеләр паспорт белән район үзәк китапханәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бердәм укучы билеты киләчәктә районыбызның авыл китапханәләрендә дә бирелә башлаячак. Әгәр дә кайсы да булса китапханәнең укучы билетыгыз бар икән инде, сезгә ул билетны бердәм үрнәктәге шәхси штрих-кодлы пластик карта формасындагы билетка алмаштыру кирәк. Билет белән бергә «Татарстан Республикасы милли электрон китапханәсе» порталының шәхси кабинетына керү өчен һәм республиканың дәүләт һәм муниципаль китапханәләрендә бушлай WI-FI дан файдалану өчен логин белән пароль бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында бердәм укучы билеты гамәлгә керде