Хәбәрләр
Кайбыч районында биш ир бала туган
ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнар Хуҗина хәбәр иткәнчә, Кайбыч районында 2017 елда 70 бала туган, бу 2016 ел күрсәткеченнән сигезгә кимрәк. Узган ел 235 кеше вафат булган (2016 елда - 252).
2016 елда 39 пар язылышса, былтыр 49 гаилә никахларын рәсмиләштергән. Узган ел да, 2016 елда да 31 пар аерылышкан. Иң өлкән кияүгә - 74, иң олы кәләшкә 70 яшь булган. Яңа елның 20 көнендә районда биш бала туган, барысы да малайлар. Аларга Степан, Геннадий, Сәмир, Динар, Әмир исемнәрен кушканнар. Узган ел да гыйнварның егерме көнендә биш бала туган һәм, быелгы кебек, алар барысы да малайлар булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев