Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында чәчелгән кырларның торышын тикшерделәр

Яңгырларга бай да соң бу җәй! Хәер, аның язы да яңгырлы булды. Без инде ничә еллар рәттән килгән корылыкка, эссегә күнегеп беткән идек ахрысы, явым-төшемнең күп булуы гаҗәпләндереп тә куя кайчак. Әмма туфракта дымның күп булуы үсемлекләр дөньясына уңай йогынты бирә, бигрәк тә иген басуларына. Әнә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин...

Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена кадәр иген кырларын бергәләп карап чыгу гадәте бездә инде күптән бар. Офыкларга кадәр сузылган иген кырлары белән танышу иртәнге сәгатьләрдә башлана да, кичкә кадәр дәвам итә. Язгы чәчүнең ни дәрҗәдә оешкан төстә алып барылуы, чәчү технологиясенең үтәлү-үтәлмәве, кыскасы, эшнең сыйфаты ачык күренә анда. Бу юлы да хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр чәчүлек җирләре белән бергәләп танышты. Танышу Хуҗа Хәсән авылы янындагы шикәр чөгендере басуыннан башланып китте. Орлыклар тигез тишелгән, басуга чүп үләннәренә каршы препаратлар да сиптерелгән. Күпьеллыкларны чабу да тулы көченә бара. Мәлки, Олы Тәрбит, Чүтидәге басулар да күзне иркәли. Элегрәк чәчүгә иң соңгы булып керешеп, аны башкалардан күпкә калышып төгәлләгән "Подберезье" хуҗалыгында да уңай якка үзгәреш­ләр күп. Узган ел арыштан мул уңыш алдылар. Быел да арыш матур күренә, арпа кыр­лары да чиста. Әмма картайган күпьеллык үлән басулары шактый мәйданны били әле. Беренче катка урганнан соң, аларны сөрү хәерле. Монда элек пар җирләрен чүп басып китә иде, быел аны да эшкәртеп куйганнар. Район башлыгы да хезмәтләрен уңай бәяләде. Ә Мөрәле авылы янындагы шикәр чөгендере басуын районда иң яхшысы булуын әйтте.
"Агрохимсервис"ның Олы Колаңгыдагы ярдәмче хуҗалыгында чәчүлек җирләре 716 гектар мәйданны били. "Яңа юл" хуҗалыгы кырларын карадылар. Биредә уҗым бодае шатландыра, елы да уңай килсә, мул уңышы белән сөенднерәчәк әле ул. Колабирде, Арыслан, Надеждино якларында да булдык.
-Чыннан да, Кайбыч басуларында зур эш башкарылган, кырларда иген яхшы гына үсеп килә. Мин хезмәтегездән канәгать. Хәзер, барлык агортехник тәлапләрне төгәл үтәп, 100 мең тонна ашлык үстерү өчен тырышырга кирәк, ­­­-диде Альберт Рәхмәтуллин. - Кайбыч бер сыердан көнлек савым буенча республикада беренче унлык­та бара. Без игенчелек буенча да үзебезне танытырга тиешбез. Язгы кыр эшләрендәге тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да, аеруча механизаторларга рәхмәтлемен.
Хәзер игенчеләр алдында торган төп бурыч -үсемлекләрне чүп үләннәре, корткычлардан саклау, малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү, сенажга салу. Картайган күпьеллык үлән басуларын урып, сөрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында чәчелгән кырларның торышын тикшерделәр