Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында дүрт көн рәттән юл-транспорт һәлакәте булган

Һава торышының үзгәрүе, юлларның тайгак булуы, кар я яңгыр явуы юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә. Киресе булганда, юл һәлакәтләре килеп чыгасын көт тә тор. ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәреннән күренгәнчә, районда октябрь ахыры һәм ноябрь башларында күзәтелгән юл һәлакәтләре нәкъ менә кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чык­кан.

28 октябрьдә Каратун-Уланово автомобиль юлының 22 чакрымында (Колаңгы станциясе янында) иртәнге 8 сәгатьтә "Лада Гранта" автомобиле белән идарә итүче кыз куркынычсыз хәрәкәт итү тизлеген сайламый, идарәне югалтып, юл читенә төшеп каплана.
29 октябрьдә Корноухово белән Иске Чәчкаб арасында кичке 18 сәгатьтә "ВАЗ-23093" автомобиле шоферы, дистанция сакламыйча, тизлек режимын боза һәм алда баручы салам тыгызлау агрегаты таккан "МТЗ" тракторы артына барып бәрелә. Тракторның да, агрегатының да арттагы фаралары кабызылмаган була.
30 октябрьдә Кайбыч - Колаңгы автомобиль юлының Кайбыч урман хуҗалыгы янында югары тизлектә баручы "ВАЗ-2107" автомобиле, идарәне югалтып, юл читенә төшеп каплана.
31 октябрьдә Мәлки авылы янында иртәнге 6 сәгатьтә "Рено-Логан" автомобиле шоферы, пассажир белән сөйләшеп, игътибарны югалта, нәтиҗәдә, машинасы юл читенә төшеп каплана. Шунысы куанычлы, әлеге юл һәлакәтләрендә шоферлар һәм пассажирлар зарар күрми, автомобильләргә генә зыян килә.
- Күпчелек очракта юл-транспорт һәлакәтләре шоферларның игътибарсызлыгыннан, юл йөрү кагыйдәләрен, дистанцияне, тизлек режимын бозудан килеп чыга. Соңгы көннәрдә яуган кар да юллардагы хәлне катлауландырды, чөнки кайберәүләр машиналарының көпчәкләрен кышкыга алыштырмаган. Хәзерге юллар юл хәрәкәтендә катнашучылардан икеләтә игътибарлы булуны таләп итә, - диде Кайбыч полициясе бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында дүрт көн рәттән юлтранспорт һәлакәте булган