Район үзәк сырхауханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел җәй башыннан елан чагудан зыян күреп, ике кеше мөрәҗәгать иткән. Аларга вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.
Хәзер җәйнең иң матур чагы - урман-аланнарда печән өлгергән, кызарып җиләк пешкән. Буш вакыт булган саен табигать кочагына чыгасы килеп тора. Бу көннәрдә тау битләрендә, урман кырыйларында җиләк җыючыларны күпләп күрергә була. Печән чабучылар да җитәрлек. Ләкин җиләк җыйганда, печәнлекләрдә, гомумән, кара елан булган урыннарда сак һәм игътибарлы булырга, аяк астына карап йөрергә, урманга җиңел күлмәктән һәм ачык аяк киеменнән бармаска кирәк.
-Елан чаккан очракта, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм күрсәтелгәнче, иң элек елан чаккан кешене горизонталь рәвештә яткырыгыз, чөнки бу вакытта кан басымы төшә. Мөмкинлек булса, күп итеп су эчерегез, ярага салкын әйбер куеп торыгыз. Зыян күрүчегә спиртлы эчемлекләр эчертергә ярамый. Ярадан агулы канны чыгарырга тырышыгыз. Яралы урынга жгут салырга ярамый, - диде үзәк сырхауханәнең баш врачы урынбасары Алмаз Алиуллин.
Нет комментариев