Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр.Фотогалерея

Сикәлтәле тормыш юлларыннан озын парлы гомер кичеп, җитәкләшеп, чал картлыкка килеп җиткән бәхетле парлар күп безнең районда. Бриллиант, зөбәрҗәт һәм алтын туйларга җиткәч тә, аларның күзләре бер-берсенә тирән ихтирам һәм ярату белән багалар. Күркәм традиция буенча, әнә шундый юбиляр парларны район үзәгендәге кафега чакырып хөрмәтләделәр. Әлеге тантана ЗАГС хезмәтенә 100...

Мул табыннар артына җыелган, чәчләренә чал төшкән абый-апаларга сок-ланмый мөмкин түгел. Тантанага 50, 55, 60, 65 ел бергә парлы гомер кичкән 22 пар чакырылган, 12се килгән иде. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләде. Алып баручылар - халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәре Алия Мотыйгуллина һәр парның кавышу тарихы һәм гомер юлы белән таныштырды. Һәр гаиләнең тормыш йомгагы әкрен генә сүтелде, матур мизгелләр презентациядәге фотоларда чагылды. Бәхетле парларны тәбрикләргә Казан кунаклары - Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева, нәфис сүз остасы Миләүшә Насыйбуллина һәм талантлы яшь җырчы Руслан Галимуллин да кайткан иде. Үзебезнең артистлар да матур җырларын бүләк итте.
Тантанада төрле елларда районның ЗАГС бүлеген җитәкләүчеләрне дә хөрмәтләделәр. Очрашу ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәр гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм бүләк тапшырды, истәлеккә фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр.Фотогалерея