Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында Хәтер шәмен кабыздылар

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, 21 июнь кичендә Кайбыч халкы Бөек Ватан сугышында - фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алырга дип җыелды.

"Хәтер шәме" акциясе әфганчылар истәлегенә салынган һәйкәл яныннан башланып китте. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә төзелгән мемориаль комплекска таба баручы колоннада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, полиция, оешмалар хезмәткәрләре, балалар атлады. Аларның һәрберсе шәм кабызып, аны җилдән ышыклап барды. Акциядә катнашучылар, Мәңгелек ут янына килеп, һәйкәлгә веноклар салды. Митингта Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул миллионлаган совет кешеләренең гомере һәм сәламәтлеге бәрабәренә яуланган тынычлыкның бик кадерле булуын ассызыклады, аны киләчәк буыннар өчен дә саклау кирәклеген әйтте. Кайбычлылар туган ил азатлыгы өчен башын салган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алды. Акция яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә дә зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында Хәтер шәмен кабыздылар