Соңгы елларда Изге Вәли көне популярлашып яшьләр тарафыннан яратып билгеләп үтелә башлады.
Гәдаттәгечә, 14 февраль көнне гашыйк парлар бер-берсенә - йөрәк формасындагы төрле открыткалар, уенчыклар, егетләр яраткан кызларына чәчәкләр бүләк итәләр. Шул уңайдан районыбызның мәдәният йортында да "Гашыйклар көне"нә багышланган кичә узды. Чарага төрле авыл җирлекләреннән буйдак ир-егетләр һәм кияүгә чыкмаган хатын-кызлар чакырылды.
Бәйрәмнең максаты - ялгызларга парларын табу, ә гашыйк парларга мәхәббәт өлкәсендә бер- берен сынап карау. Фойеда ялгызларга ярты йөрәкләр таратылды. Ә бәйрәм барышында ул йөрәкләрне туры китерделәр һәм өч пар барлыкка килде.
ЗАГС бүлеге мөдире Рафия Гайнуллина сүзләре буенча, яңа елның ике аенда 9 пар гаилә төзегән. Районыбызда яучылар почмагын барлыкка китерергә кирәк дигән тәкъдимне "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Раилә Хәялиева кертте.
Уенда дүрт кыз - Лилия Бикаева, Диләрә Миршинова, Зөһрә Лотфуллина, Алсу Миңнуллина һәм дүрт малай - Газинур Кадыйров, Илназ Кааьрипов, Рафаэль Нигъмәтуллин, Рузил Газизов катнашты.
Катнашучыларны алып баручылар Ленар Баһавиев һәм Ләйсән Шамилова таныштырды. Егет-кызлар сорауларга җавап бирделәр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, соңыннан әкият куйдылар.
Бәйрәм ахырында ике матур пар барлыкка килде. Бәлкем алар киләчәктә парлашып гаилә дә төзерләр.
Нет комментариев