Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында кеше гомере өзелү белән бәйле юл-транспорт һәлакәте булды

Кеше гомере өзелү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре еш кына тәүлекнең төнге сәгатьләренә туры килә. 19 июньдә Олы Тәрбит авылында булган фаҗига да төнге сәгать бердә булган.

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, Олы Тәрбит авылында булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр аларга төнге 1 сәгать 04 минутта килеп ирешкән. Алдан ук рейдка шул төбәккә барулары сәбәпле, фаҗига урынына шунда ук барып җитәләр. Озак та үтми, бирегә гадәттән тыш хәлләр хезмәте һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре дә килеп җитә.
Урында ачыкланганча, Чувашия Республикасының Комсомол районына кергән Починок Инели авылында яшәүче өч ир-егет чит ил машинасында районыбызның Чүти авылына килергә чыга. 1980 елгы автомобиль хуҗасы, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 10.1, 9.9 пунктларын бозып, куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итәрлек тизлек сакламыйча, уң яктагы юл читенә борыла, агач коймага барып төртелә, соңыннан электр баганасын бәрдерә. Нәтиҗәдә, багана урталай сынып, машина өстенә килеп төшә.
Машина хуҗасы һәм бер пассажиры авыр тән җәрәхәтләре белән Кайбыч үзәк сырхауханәсенә озатыла, икенче пассажир фаҗига урынында һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында кеше гомере өзелү белән бәйле юлтранспорт һәлакәте булды