Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында класс җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде

Класс җитәкчесе - укучыларның икенче әниләре кебек ул. Балаларның активлыгы күп дәрәҗәдә аңа бәйле, чөнки ул сыйныфның эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә оештыра, һәр баланың күңелен аңлый, нәрсәгә сәләтле булуын белә, фәннәрне ничек үзләштерүе белән кызыксынып тора, гаиләсе белән дә яхшы таныш. Класс җитәкчеләренең эшчәнлеге белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да даими...

Район мәктәпләреннән җыелган класс җитәкчеләре иң элек Надеждино мәктәбенең класс җитәкчеләре Резедә Зиннурова һәм Елена Сәлахованың укучылар белән бергә әзерләгән "Ришвәткә каршы хөкем" дигән темага багышланган класс сәгатен карады. Укучыларның бу чарага җитди әзерләнүләре күренеп тора. Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча видеоролик тәкъдим иттеләр. Уен барышында укучылар ришвәтчелек сүзенең килеп чыгуы тарихын сөйләделәр. Алар әйтүенчә, ришвәтчелек 18 гасырда ук чит илдә барлыкка килгән. Петр I заманында Россиягә үтеп кергән. Укучылар ришвәтчелеккә каршы хөкем карары чыгардылар: аны яшәтмәскә, төбе-тамыры белән юк итәргә! Мәктәп укытучылары һәм укучылары Ватан геройлары көне уңаеннан патриотик рухтагы чара да әзерләгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары, Кичкеево авылында туып-үскән Дан орденының тулы кавалеры Василий Платонов, Әфган, Чечня, Төньяк Осетиядәге сугышларда катнашкан якташлары турында горурланып сөйләделәр, тынычлыкка багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар. Мәктәп үзе 2005 елдан бирле Василий Платонов исемен йөртә.
Альберт Рәхмәтуллин әлеге чараларга, балалар үз илләренең, төбәкләренең, авыл җирлегендә яшәгән геройларын белеп үсәргә тиеш дип, уңай бәя бирде.Бу мәктәптә 21 укучы белем ала, балалар бакчасына 11 бала йөри.
- Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән рейтингны исәпкә алып, районыбыз мәктәпләрендә укыту-тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү өстендә максатчан эш алып бару зарур. Бу һәр мәктәпкә йөкләнгән бурыч. Бездә балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде Альберт Илгизәрович. - Мәгариф системасына ярдәм итү - эшчәнлегебездәге иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Класс җитәкчеләре, чыннан да, укучыларның икенче әниләре кебек ул. Хәзерге заман шартларында класс җитәкчесе хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен ул үзендә ышаныч, мәхәббәт, өмет булдырырга, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып аралаша белергә тиеш. Яңа педагогик технологияләрне үзләштерергә, яңалыкка омтылырга тиешлеге дә мәгълүм. Безнең күпмилләтле халкыбыз бер-берсенең телләрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, дус-тату яши, ул киләчәктә дә шулай булачак. Класс җитәкчеләре ата-аналар белән бердәм булганда гына уңышларга ирешә. Авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Илдар Шакиров үз чыгышында мәктәп укучылары Россия һәм Татарстан гимн­нарын, шулай ук, Татарстан геройларын белергә тиешлегенә басым ясады. Очрашуда Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Гөлия Булатова, Ульянководагы психология-педагогия хезмәте белгече Айсылу Калашникова, Чүти урта мәктәбеннән Надия Камалова, Ульянково төп мәктәбеннән Евгения Кириллова мәктәпләрдә класс җитәкчесенең роле турында чыгыш ясады.
Очрашуда Яңа ел бәйрәменә әзерлек, кышкы каникул вакытында балаларның күзәтүчесе калуына юл куймау, ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү хакында да сүз булды.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында класс җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде