Кайбыч районында малайлар күбрәк туамы, әллә кызлармы?
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел өч ай эчендә районда 29 бала туган.
Бу сан, узган елдагы белән чагыштырганда, 12гә артыграк. Унсигез никах теркәлгән, тугызы - таркалган. 43 кеше бакый дөньяга күчкән. Узган ел бу чорда үлүчеләр шулай ук артык - 56 булган. Балаларга килгәндә, 15е - малай, 14е - кыз. Шуларның җидесе гаиләдә - беренче, унбише - икенче, алтысы - өченче, берсе дүртенче бала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев