Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды

Кайбыч районында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. Олимпиадалар 19 фән буенча үткәреләчәк. Алар - рус теле, әдәбияты, инглиз теле, астрономия, сәнгать, математика, информатика, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, хокук, икътисад, экология, технология, тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура.

Бәйгедә олимпиаданың 2016-2017 уку елындагы мәктәп этабында һәм 2015-2016 уку елының муниципаль этабында җиңү яулаган 7-11 класс укучылары катнаша. Ул "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Олы Кайбыч мәктәбе базасында үткәрелә. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы дүрт этапта үткәрелә: мәктәп этабы (сентябрь-октябрь), һәр мәктәптә дүртенче класстан башлап, барлык класслар арасында, муниципаль этап (ноябрь-декабрь) анда мәктәп этабында җиңгән 7-11 класс укучылары катнаша, региональ этап (гыйнвар-март) муниципаль этапта беренче урынны алган яки узган ел региональ этапта җиңүгә ирешүчеләр, бөтенроссия этабы (март-апрель), алдагы этапларда беренче урынны яулаган яки узган ел җиңгән укучылар катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды