Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында “Полиция Кыш бабае” дип исемләнгән акция үткәрелә

Яңа ел бәйрәмен балалар гына түгел, өлкәннәр дә ниндидер могҗиза көткәндәй көтеп ала. Районыбызның барлык авылларында да бәйрәмне каршы алырга әзерлек эшләре бара. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмый. Полиция Кыш бабае һәм Кар кызы ел саен аз керемле, күп балалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә...

Кайбыч полиция бүлегендә шундый 34 гаилә профилактик исәптә тора. Аларда барлыгы 67 бала тәрбияләнә. Полиция Кыш бабае белән Кар кызы, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге начальнигы Фәния Кәлимуллина Олы Урсак, Федоровское, Олы Кайбыч, Ульянково, Олы Подберезье, Чүти һәм Хуҗа Хәсән авылларында яшәүче нәни дусларына Яңа ел күчтәнәчләре таратты. Малайлар-кызлар аларга Яңа елга өйрәнгән шигырьләрен дә сөйләде.
Мингазиз Сөнгатуллин, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында “Полиция Кыш бабае” дип исемләнгән акция үткәрелә