Хәбәрләр
Кайбыч районында Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәреләчәк
12 июньдә Россия Федерациясенең төп бәйрәме -Россия көне билгеләп үтелә. Без бай тарихлы һәм бай мәдәниятле илдә яшәвебез, эшләвебез белән горурланабыз. Россиядә төрле милләт кешеләре, конфессия вәкилләре дус-тату гомер кичерә, халык тормышын яхшырту буенча зур эшләр алып барыла. Бу безнең район мисалында да ачык күренә.
Илебез халкы өчен аеруча кадерле булган бу көнне район Сабантуе мәйданында Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелә. Анда үзебезнең җирлектәге сәнгать осталары концерт куя, сәүдә рәтләре, балалар өчен аттракцион эшләячәк, авыл яшьләре командалары арасында футбол ярышы үткәрелә, халык уеннары оештырыла. Бәйрәм иртәнге 10.00 сәгатьтә башланып китә. Бу көн дүшәмбегә туры килә һәм ул -ял көне. Шуңа да бәйрәмне бергәләп үткәрик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев