Казандагы Кабан күлендә яшәүче аккошның күлне чүп-чардан чистартуы, ягъни яр читендә аунап ятучы пластик шешәләрне, башка чүп-чарны томшыгы белән бер-урынга җыюы турындагы видеоролик турында бәлки күпләрегез ишеткәндер дә. Аккош чыннан да үзе яшәгән тирәлекне җыештырамы, әллә инде үзенә оя корамы, анысы билгесез. Шәһәр уртасындагы күлдә чүп-чар үзеннән-үзе генә барлыкка килмәгән,...
Әле шушы араларда гына журналистлар өчен үткәрелгән видеокиңәшмәдә үзебезнең Кайбыч өчен горурланып утырдык. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев чыгышыннан күренгәнчә, 2016 елда чүп-чарны, көнкүреш-калдыкларын тулысынча юк иткән 20 район арасында безнең район да булуы хакында хәбәр яңгырады. Узган ел республика шәһәр-районнары арасында санитар-экологик икеайлык иң югары дәрәҗәдә узган 12 муниципаль берәмлекнең берсе - Кайбыч! Россиядә игълан ителгән Экология елы, Татарстандагы Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында үткәреләчәк быелгы өмәләрдән соң да районыбыз авылларының чистарынып калачагына шик юк. Санитар икеайлык башланганчы ук инде бездә бу хакта аңлату эшләре башланып китте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 19 апрель - район туган көненә кадәр барлык авыл җирлекләрендә чистарту эшләрен алып бару бурычын куйган иде. Ике ай эчендә районыбыз экологик яктан чиста, санитар-эпидемиология таләпләренә туры килерлек хәлгә китерелергә тиеш. Җитәкчеләр катнашындагы дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров быелгы санитар икеайлыкны уңышлы үткәреп җибәрү өчен билгеләнгән эш планы, бу юнәлештә төзелгән оператив штаб, төрле бәйгеләр белән таныштырды.
- Безнең төп бурыч -барлык авыл җирлекләрендә дә өмәләрдә актив катнашу, җәмәгатьчелек урыннарын, урамнарны, елга-күлләрне,паркларны,халыкның ял урыннарын, шәхси йорт, базар, кибетләр, ферма, контейнер тирәләрен тиешле тәртипкә китерү. Баганалар буяу, картайган агачларны кисү, яшь үсентеләр, чәчәкләр утырту, һәйкәлләр тирәсен чистарту, юл буйларын җыештыру, зират, чишмә тирәләрен төзекләндерү, рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрне ачыклау да - безнең бурыч, - диде ул. - Экологик кагыйдәләрне бозучыларга карата таләпләр катгый. Административ комиссия генә түгел, Буа экологлары да тирә-юньнең чисталыгын даими тикшереп торачак. Урман буйлары, болын-кырлар, сусаклагыч зоналар тирәсендә барлыкка килгән чүплекләр Татарстан Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы тарафыннан вертолетта очып тикшерү вакытында ачыкланырга мөмкин. Шуңа да моңа юл куймаска кирәк.
Тиешсез урыннарга чүп ташлаучыларга 1 мең сумнан алып 3,5 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан алып 250 мең сумга кадәр штраф сугулары мөмкин.
Социаль челтәрләрдә фотоларны #ЭКОяз2017 хэштегы астында урнаштырырга мөмкин. Быел да "Экомәктәп", "Экогаилә", "Экопредприятие", балалар бакчалары өчен "Экобакча" һәм башка номинацияләре буенча бәйгеләр уза. "Халык контроле" интернет-хезмәте аша законсыз чүплекләр турында хәбәр итәргә була.
Нет комментариев