Мал-туар асрап, терлек азыгы әзерләп, авыл кешесенең җәй көне иркенләп ял итәргә вакыты да калмый. Азмы-күпме файдасы булыр дип, иртә таңнан кичкә кадәр тырыша терлек асраучылар. Авыр хезмәт, вакыт һәм чыгымнар исәбенә җитештерелгән продукциясе өчен тиешле бәясен дә аласы килә аларның. Ләкин соңгы арада шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт өчен түләү...
Бүгенге көндә безнең районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән биш шәхси эшмәкәр, өч крестьян-фермер хуҗалыгы, "Молторг" һәм Мәлки кулланучылар җәмгыятьләре шөгыльләнә.
- Иделаръягы зонасына кергән районнар арасында сөткә иң түбән бәя Кайбычта. Сәбәп нәрсәдә? Татарстан хөкүмәте халыктан җыелган сөткә түләү бәяләрен киметмәү сәясәтен алып бара. Сөт акчасының вакытында түләнүе, аның түбән булмавы, бу өлкәдә тәртип урнаштыру мөһим, - диде Альберт Рәхмәтуллин һәм сөткә түләүне 16 сумнан да ким итмәү бурычын куйды.
Сөтнең сыйфаты турындагы мәсьәләне шәхси эшмәкәрләр бу юлы да кузгатты. "Сөткә су кушучылар, ачый башлаганын тапшырырга җөрьәт итүчеләр һаман да бар әле. Болар аркасында заводлар без илткән сөткә тиешле бәяне түләми", -диде алар. Бер кашык дегет бер мичкә балны боза дигән кебегрәк була инде бу.
- Намуссыз кешеләр аркасында башкалар зыян күрергә тиеш түгел. Сөткә су кушучыларны ачыкларга,сөтен кабул итмәскә кирәк. Анализ алыгыз, тикшерегез һәм тиешле чарасын күрегез, - диде прокурор Руслан Заһретдинов.
Эшмәкәрләрнең генә түгел, сөт тапшыручыларның да фикерен ишетәсе килеп, без аларның кайберләренә мөрәҗәгать иттек.
Екатерина Савельева, Надеждино, өч сыер асрыйлар:
- Сөтне "Молторг" җәмгыятенә тапшырабыз, сөт җыючыдан без канәгать. Соңгы тапкыр исәп-хисапны бер литр өчен уналты сумнан ясады. Шулай да, күбрәк түләнсен иде. Продукциягә бәя югары булса, терлек асраучылар артыр, авыл кешесенә шөгыль булыр иде. Ә сыйфатсыз сөт тапшыруга килгәндә, мин моны бернинди кысаларга сыймый торган әдәпсезлек дип саныйм. Бу шәхси эшмәкәрнең дә икмәген кисү дип уйлыйм. Аның да бит тырыш хезмәтенең әҗерен күрәсе килә.
Зинаида Гурьянова, Мәлки, тугыз сыер асрыйлар:
- Сигез сыердан көненә 150 литр сөтне Мәлки кулланучылар җәмгыятенә тапшырабыз. Бәяне төшермәсеннәр иде инде, терлекне өметләнеп, файдасын күрер өчен асрыйбыз бит. Терлек азыгы да арзан түгел. Сөткә су кушу турында уебызга да килгәне юк. Аның ояты гына да ни тора?! Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дигәндәй, моның ахыры хәерле тәмамланмаячак.
Әнисә Әскәрова, Борындык, алты сыер асрыйлар:
- Биш сыердан савылган сөтебезне шәхси эшмәкәр Мөдәрис Галиуллинга бирәбез. Июнь аеның яртысына бер литр сөт өчен 15 сумнан түләде. Кибеттә ул 45-50 сум тора. Бер литр су бәясе дә 25 сум. Авыл халкының тырыш хезмәте лаеклы бәяләнсен, сөткә бәяләр түбән тәгәрәмәсен иде.
Нет комментариев