Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында шикәр чөгендерен тапшыру дәвам итә

"Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте филиалларында быел барлыгы 2950 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелде. Чөгендер игүчеләр һәр гектардан уртача 320 центнер, барлыгы 94000 тонна уңыш җыеп алды.

Җәмгыятьнең беренче, икенче филиалларында татлы тамырны Буа шикәр заводына ташуны төгәлләделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Илфат Шәрәфиев әйтүенчә, хәзерге вакытта җәмгыятьнең өченче филиалында шикәр чөгендерен тапшыру дәвам итә. Биредә бер көн эчендә Буа шикәр заводына 46 йөк машинасына төяп, 909 тонна чимал озаталар. Филиал басуларындагы өемнәрдә тагын 19445 тонна татлы тамыр кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында шикәр чөгендерен тапшыру дәвам итә