Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районында сәнәгать мәйданчыклары ачылачак

Кайбычта инвестиция климатын яхшырту, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел район икътисады һәм социаль өлкәгә 921 миллион сум күләмендә инвестиция кертелүе һәм аның күләме 2013 елгыдан артыграк булуы шул хакта сөйли. 2015 елда төп капиталга инвестицияләрне 930 миллион сумга җиткерергә җыеналар.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшмәкәрләр катнашында узган җыелышларның берсендә болай дигән иде:

- Районда бизнесны үстерү - стратегик бурычларның берсе. Бүген дәүләт эшмәкәрләргә төрле программалар тәкъдим итә икән, аларда катнашырга һәм шул юл белән инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк. Дәүләт ярдәмен билгеләгәндә өстенлек сәнәгать мәйданчыклары резиденты булган эшмәкәрләргә бирелә. Мондый объектлар булдыру районны инвестицион яктан кызыгырлык итә, шуңа да бездә ике сәнәгать мәйданчыгы оештырырга планлаштырабыз. Аның берсе - Олы Кайбычта, икенчесе «Фәсәхов» КФХсы территориясендә. Инвестицион проектлар түбәндәгеләр: Колаңгыда 60000 тонна сыйдырышлы элеватор төзелеше, Олы Подберезьда 3300 тонна ашлык эшкәртү һәм саклау элеваторы ачу. 2014-2016 елларда Федоровскоеда "Россия имәнлекләре" фәнни-производство үзәге проекты тормышка ашырыла. Максатыбыз - 2015-2017 елларда да эшмәкәрлек үсешенә уңайлы мохит булдыру. Безгә төрле программалар һәм грантлар аша бирелүче дәүләт ярдәменнән теләгән һәр кешенең файдалана алуына ирешү зарур.

Район 17 республика программасында катнаша. Моның өчен хөкүмәттән 140 миллион сумнан артыграк акча бирелә.

2015 елда Кайбычта түбәндәге төзелешләр алып барыла:

Кече Кайбычта 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы,

Надеждинода 100 урынлы күп функцияле үзәк төзелә;

Борындык мәктәбенә, Кошмандагы балалар бакчасына капиталь ремонт ясала. Олы Кайбычта 9 торак йорт, тузган торак программасы буенча Олы Кайбычта ике фатирлы торак йорт, ятим балалар өчен 16 фатирлы торак йорт, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ике йорт төзелә.

Олы Урсакта модульле фельдшер-акушерлык пункты, Ульянковода модульле ветеринария участогы төзелә, район ветеринария берләшмәсе бинасына капиталь ремонт ясала; Олы Кайбычта универсаль спорт мәйданы, ял паркы; Олы Кайбычта һәм Колаңгыда суүткәргеч төзелә, фермаларга капиталь ремонт ясала һәм сенаж траншеялары төзелә.

Олы Подберезье - Каргалы маршрутында юл төзелә, муниципаль юл фонды хисабыннан 8 миллион сумга дүрт авылда урамнарга вак таш җәелә. Урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү программасы буенча 8 авылда вак таш җәелә һәм бу 20 миллион сумга төшә. Асфальт юллар ремонты дәвам итә, моңа 15 миллион сум карала.

Надеждино авылында юл төзелешен төгәлләү мәсьәләсе хәл ителә.

Хөкүмәт ярдәме авыл җирлекләре тормышында да уңай чагылыш таба. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина фикерен тыңлап карыйк:

- Былтыр без муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика бәйгесендә җиңеп чыктык һәм 1 миллион сум грант оттык. Җиңүчеләр арасында Олы Подберезье авыл җирлеге дә бар иде, алар да миллионга лаек булды. Без ул грант акчасына трактор алдык. Ә авылда техникадан башка бер эш тә бармый. Авыл җирлекләрендә техника сатып алырлык акча юк, шуңа да безгә ярдәм итүчеләргә рәхмәтебез зур, - диде ул.

Әйе, Кайбыч - саф авыл хуҗалыгы районы. Халыкны эш белән тәэмин итү өчен фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мөһим. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүдә аларга ташламалы кредитлар бирү зур роль уйный. Былтыр 592 шәхси хуҗалыкта яшәүчеләр, 133 миллион сум 800 мең сумлык шундый кредит алып, тормыш шартларын яхшырткан. Бүгенге көндә районда сигез гаилә фермасы бар, шуларның бишесе югары технологияле. Әмма бу гына аз әле, аларның санын арттырырга кирәк. Гаилә фермалары өстәмә продукция җитештерү өчен генә түгел, ә авылдагы яшәү рәвешен саклау, кешеләрне эш белән тәэмин итү, балаларга хезмәт тәрбиясе бирү өчен дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында сәнәгать мәйданчыклары ачылачак