Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында спортчыларны бүләкләделәр

Район мәдәният йортында Кайбыч районының рес­публика һәм Бөтенроссия беренчелегендә югары күрсәткечләргә ирешүче иң яхшы спортчыларын һәм аларның тренерларын хөрмәтләделәр.

Кайбычның җәмәгать тормышында актив катнашканнары һәм уңышка ирешкәннәре өчен, "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре буларак, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырды. Спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар исәбе буенча Борындык мәктәбе лидер булды. Бадминтончылар - әлеге белем йортында укучы Адилә Хөснетдинова, Фирүзә Хуҗина, Гөлшат Вәлиева, Булат Хуҗин, Ильмир Шәмсетдинов, Фәнил Ганиев, Гүзәл Хәйруллина, Диана Гобәйдуллина, Рияз Гыймадиев, Алмаз Шиһапов һәм Алсу Шиһапова, Федоровское мәктәбеннән Полина Григорьева, Артем Дунаев һәм Руслан Төхбәтуллин, тимераякта йөгерүчеләр - Федоровскоедан Карина Җиһаншина һәм Мөрәледән Асия Мадаминова бүләккә ия булды. Бу көнне бүләкләнгән тренерларның исемнәре район газетасы битләреннән һәм аның сайтыннан төшеп тә тормый. Алар спортчыларның танылган остазлары - Борындык мәктәбеннән Хәмзә Юнысов, Федоровскоедан Юрий Григорьев, Мөрәледән Фрат Җиһаншин. Районыбыз спортчыларының уңышлары турында яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов даими рәвештә укучыларыбызга җиткереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында спортчыларны бүләкләделәр