Кайбыч районында су коену тыела!
Җәйге кызу көнннәрдә барыбыз да елга-күлләрдә су коенырга ярата. Әмма су коенганда бәхетсезлек очракларына юл куелмасын өчен алдан ук саклык чаралары күрергә, аерым кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.
Су коену өчен махсус билгеләнгән урын булмаган авыл җирлекләрендә елга буйларына кисәтүче махсус билгеләр кую таләбе куела. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы территориясендә сулыкларда кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен үтәү турында"гы карар да бар. Төп бурыч - суда батып үлү очракларына, төрле фаҗигаләргә юл куймау. Надеждино авыл җирлегендә шушы көннәрдә Морат, Надеждино, Кичкеево авыллары яныннан агучы Гөбенә елгасының тирән урыннарына "Бу урында су коену тыела!" дигән элмә такталар куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев