Хәбәрләр
Кайбыч районында терлек азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 27 июньгә район буенча барлыгы 6600 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган.
Көннәрнең яңгырлы торуы беренче катка урылган күпьеллыклардан печән хәзерләү мөмкинлеге бирми. Шуңа да хуҗалыклар сенаж салуга зур игътибар бирә. Бүгенге көнгә барлыгы 19000 тонна сенаж салынган. Бу планга карата 24,7 процент тәшкил итә. Бер көн эчендә механизаторлар 2000 тонна сенаж салырга өлгерә. Шул ук вакытта оешмалар хезмәткәрләре көче белән яфраказык җыю дәвам итә. 27 июньгә ул 130 тонна җыелган. Хәзерге вакытта бер шартлы баш терлеккә 4,8 центнер азык хәзерләнгән. Механизаторлар аяз көннәрдән нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Кышлату чорында мул продукция җитештерүгә нигез бүгеннән салынуын яхшы аңлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев