Әле шушы көннәрдә генә "Ак Барс Кайбыч -3" җәмгыятенең Хуҗа Хәсән авылында урнашкан фермасында терлекчелек тармагын нәтиҗәле итүгә багышланган район киңәшмәсе узды. Сөйләшүнең шактый җитди тонда баруы аңлашыла,чөнки терлекчелек продукциясе җитештерү буенча республикада беренче унлыкта барган Кайбыч позициясен бераз какшаткан. 2016 елның ун айлык нәтиҗәләре буенча ул хәзер уналтынчы урында.
Киңәшмәдә барлык хуҗалыкларның җитәкчеләре, филиал управляющийлары, терлекчелек белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киңәшмәне башлап, болай диде:
- Малларга азык та җитәрлек күләмдә әзерләнде, фермаларда да уңайлы эш шартлары тудырылган, технология таләпләрен үтәүгә дә зур игътибар бирелә, әмма сөт саву күрсәткече узган елгыдан шактыйга ким. Узган ел җәмгыятьләрдә савым сыерларын цех ысулы белән сава башладылар. Бу ысулны "Ак Барс" холдинг компаниясе кертте. Савымчылар ел дәвамында шушы ысул белән эшләде, әмма сөт җитештерү күрсәткече артмады, киресенчә, кимеде. 2015 ел белән чагыштырганда, терлекчелек тармагы минус белән бара. Ун ай эчендә шактый зур суммада керем алынмыйча калды. Шуңа да бүгеннән башлап, элеккечә эшләүгә күчәбез. Терлек азыгы запасы мул, булган азыкны баланслап, төрле катнашмалар белән баетып ашатырга гына кирәк. Барлык җитәкче-белгечләр терлекчелек тармагын тулы контрольгә алырга тиеш. Алга китеш булсын өчен, савымчыларга тиешенчә хезмәт хакы түләү зарур.
Өченче филиал директоры Юрий Осипов малларны ашату рационы, азык запасы хакында сөйләде.
"Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин хәзерге вакытта "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте филиалларында таналарга фуражның тиешле күләмдә бирелмәвен билгеләп узды."Кирәк кадәр күләмдә туклыклы матдәләр алмаган таналардан сау-сәламәт бозаулар, мул сөт өмет итеп булмый", - диде ул.
Киңәшмәдә катнашучылар фермаларда кышлату барышы белән дә танышты. Район башлыгы мондагы терлекчеләр хезмәтенә югары бәя бирде һәм:
- Үзегездәге фермаларда да Хуҗа Хәсән терлекчеләре үрнәгендә тәртип урнаштырырга тырышыгыз.Җәмгыятьнең әлеге филиалы райондагы иң яхшылардан санала. Монда райондагы барлык продукциянең яртысы диярлек җитештерелә. Алдынгылардан үрнәк алырга кирәк, - диде.
Алга таба киңәшмә үз эшен Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортында дәвам итте. Анда быелның ун аенда хуҗалыкларда ит-сөт җитештерү күрсәткечләренә, яшь үрчем алуга, сыерларны, таналарны каплатуга, үлем очракларына, малларның баш санына тулы анализ ясалды.
Альберт Рәхмәтуллин ел ахырына кадәр терлекчелек тармагында күрсәткечләрне яхшырту бурычын куйды.
Кайбычның кабат алдынгылар сафына чыгачагына шик юк. Чөнки бездә үз эшен яратып башкаручы терлекчеләр күп. Киңәшмә киңәшләрен истә тотып эшләүнең дә файдасы булмый калмас.
Нет комментариев