Хәбәрләр
Кайбыч районында Яңа ел бизәлешенә бәйге игълан ителде
Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Быел да оешма-предприятиеләр, административ биналар, мәктәп-балалар бакчалары, авыл җирлекләре, шәхси йорт тирәләрен матур итеп бизәүчеләр арасында бәйге игълан ителде. Бу хакта планеркада район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Фәния Петухова сөйләде.
Бәйге быел да дүрт номинациядә уза. Район үзәгендәге оешмаларны, авыл җирлекләрен, мәктәпләр, шәхси йортлар арасында урыннар аерым билгеләнә. Җиңүчеләрне, елдагыча, акчалата призлар, дипломнар көтә, кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Район үзәгендә беренче урынны алучы оешмага -20 мең сум, икенче-өченче урыннарга ун мең, биш мең сум акча каралган. Авыл җирлекләре һәм мәктәпләр арасында беренче урынга - унар мең сум, икенчегә - бишәр мең, өченчегә - өчәр мең сум биреләчәк. Шәхси йортларын матур итеп бизәгән өчен җиңүчегә биш мең, икенче урынга -өч мең, өченче урынга бер мең сум акча бирү карала. Районда төзелгән махсус комиссия бизәлешкә, урыннарга барып, 23,24 декабрь көннәрендә бәя бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев