Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында яшәүче баланың бензин белән шаяру нәтиҗәсендә тәне пешә

Районыбыз авылларының берсендә яшәүче 2004 елгы малайның бензин белән шаяруы аның тәне пешүгә китерә.

Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев хәбәр иткәнчә, үсмер сарайда бензинлы шешәгә тап була һәм аны яндырып карарга уйлый. Бензинның тиз кабынып китүен онытып җибәргән ахрысы, аны капкачка сала да, шырпы кабыза, соңыннан тагын бераз бензин өсти. Нәтиҗәдә, баланың киеменә ут каба. Аны район үзәк сырхауханәсеннән Казанга җибәрәләр. Олылар игътибарсызлыгы аркасында менә шундый куркыныч фаҗигалар килеп чыга. Ут белән шаярырга ярамый! Балаларга һәрдаим күз-колак булып торсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында яшәүче баланың бензин белән шаяру нәтиҗәсендә тәне пешә