Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында яшәүче биш гаиләгә автомат сигнализация системалары урнаштырылды

Район социаль яклау бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, янгыннарны булдырмау максатында, автомат сигнализация системалары урнаштыру өчен ведомствоара исәптә һәм "риск төркемендә" торучы гаиләләр исемлеген төзеде.

Узган атнада Бөтенроссия ирекле янгын куркынычсызлыгы җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге хезмәткәрләре безнең районда яшәүче биш гаиләгә шул системаларны урнаштырды. Әлеге гаиләләрдә балигъ булмаган балалар үсә. Сигнализаторлар йортлардагы һәр бүлмәгә куелды, алар янгын чыгуны тиз арада белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында яшәүче биш гаиләгә автомат сигнализация системалары урнаштырылды