Хәбәрләр
Кайбыч районында “Яшүсмер” профилактик операциясе бара
Җәй - балаларның рәхәтләнеп ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту чоры. Каникулларның файдалы гына түгел, имин үтүе дә мөһим. Шул максаттан районда "Яшүсмер" профилактик операциясе бара, аның кысаларында ведомствоара рейдлар үткәрелә.
Әлеге рейдларның максаты - балаларның караучысыз калуын кисәтү, алар тарафыннан хокук бозуларны булдырмау, елга-күл буйларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату. Профилактика органнары вәкилләре 14 июльдән 26 июльгә кадәр төрле авылларда яшәүче 25 гаиләгә барды. Аларда тәрбияләнүче 60 бала һәм әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Рейд вәкилләре шулай ук балалар һәм яшүсмерләрнең күпләп җыела торган урыннары - ял паркларында, уен мәйданчыкларында, елга һәм күл буйларында да булды. Алар үсмерләргә җәмәгать урыннарында, юлда, табигатьтә һәм сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләде. Төп игътибар балаларның яннарында әти-әниләре булу-булмауга юнәлдерелде. Өлкәннәр балаларның иминлеген кайгыртсын, аларның кайда, нинди эш белән мәшгуль булуларыннан хәбәрдар булып торсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев