Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырдылар

Әле күптән түгел генә, ­Россия­ көне алдыннан, районыбызда яшәүче әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган тагын өч ятим баланың үз куышы булды. Аларга Олы Кайбычтагы өч катлы йорттан фатир ачкычлары тапшыр­дылар. Әлеге тантанада район җитәкчелеге һәм фатир алучыларның туганнары катнашты.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү турындагы дәүләт программасы ярдәмендә фатирлы булу бәхете Хуҗа Хәсәннән Галина Матвеевага, Ябалактан Дмитрий Дворянскийга һәм Колаңгыдан Раилә Гарифуллинага елмайды. Фатир ачкычлары тапшырырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның бу йортта бәхетле яшәүләрен теләде.
- Сезгә ятимлекнең бөтен кыенлыгын кичерергә туры килгән. Никадәр авыр булса да, укып, белем алып бүгенге көнгә килеп җиттегез. Бүген менә фатирлы да булдыгыз, чын күңелдән котлыйм! Ятимнәрне торак­лы итүгә юнәлдерелгән программаның тормышка ашырылуы өчен без Президентыбызга, хөкүмәтебезгә рәхмәтле.Сезнең турында кайгырту җитәкчелекнең - безнең алда торган мөһим бурычларның берсе ул. Нинди генә проблемаларыгыз килеп чыкса да, безгә мөрәҗәгать итә аласыз, - диде ул.
Район башлыгының бүләге дә бар - һәр фатирда өстәл-урындыклар урын алган , гардин эленгән, бүлмәләрне зәвыклы челтәрләр бизи. Газ плитәләре дә урнаштырылган. Иң беренче булып Раилә Гарифуллинаның фатирына үтәбез.
- Бик тиздән, шушы көннәрдә безнең туебыз гөрләячәк. Яңа йорттан яңа фатир тормыш иптәшем Геннадий белән икебезнең истәлекле көненә зур бүләк булды, шатлыгыбызның чиге юк. Сөенечебезне бүлешергә сеңелләрем Альбина белән Алсу да килде, - диде Раилә. - Безне кайгыртучы җитәкчеләргә зур рәхмәт. Кечкенә чагыбызда да, мәктәптә укыганда да район ярдәмен тоеп яшәдек. Опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова безнең әниебез кебек. Ул безнең проблемаларны, тормыш хәлләренең бөтен нечкәлекләрен белеп яши, инде балигълык яшенә җитсәк тә, безне кайгыртып тора.
Дмитрий Дворянскийның да үз ачкычың белән үз ишегеңне ачып керү, үз куышың булу хыялы тормышка ашты бу көнне. Әнә, шатлыктан күзләре ничек балкый. Армия хезмәтен үтеп кайткан егет хәзерге вакытта Казанда эшли. Ә Галина Матвеева - Олы Кайбычтагы кибетләрнең берсендә сатучы-кассир. Апасы Татьянага фатир узган елның җәендә бирелгән булган. Эш урыны белән яшәү урыны ерак булмавына бер сөенсә, бертуган апасы, киңәшче-сердәшчесенең янәшәдә генә булуына тагын бер шатлана кыз.
Ата-ана тәрбиясендә үсеп тә, йорт салу яисә фатир алу җиңел түгел, хөкүмәт алга таба да ятимнәрне ярдәменнән ташламасын иде. "Үз куышым булды!" дип яшәүчеләренә торак­ларының игелеген күрергә язсын, тәрәзәләрендә утлар сүнмәсен, фатирларыннан балаларның шатлыклы авазы яңгырап торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырдылар