Кайбыч районында яңа спорт елы волейбол ярышыннан башланды
5 гыйнварда Чүти урта мәктәбенең спорт залында волейбол буенча «Ак Барыс Кайбыч 3» җәмгыяте кубогына традицион «Раштуа турниры» үтте.
Ярышта Район авыл җирлекләре һәм Чувашия Республикасының якын-тирә авыллары командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча әлеге турнирның җиңүчесе, финалда Иске Тәрбит авыл җирлеге командасын җиңгән, Виктор Яковлек җитәкчелегендәге Мәлки авыл җирлеге командасы булды. Икенче урында - Иске Тәрбит, өченче урында - Хуҗа Хәсән авыл җирлеге командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев