Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында язучылар белән очрашу үтте

Кемгә ничектер, минем үземә әдәбият әһелләре белән очрашу - күңелдә озак саклана торган истәлекле вакыйга.

Мондый очрашулардан алган якты хисләр яңа эшләргә рухландыра, дөньяга карашны тагын да киңәйтә. Әле шушы көннәрдә генә район Балалар сәнгать мәктәбендә үткәне дә әнә шундый тәэсирләр бүләк итте. Тагын санаулы көннәрдән Казан шәһәрендә үтәчәк Татарстан халыклары съездына багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Татарстан язучылар берлеге әгъзалары белән берлектә «Татарстан - уртак йортыбыз» дип исемләнгән этно-мәдәни эстафета игълан иткән. Аның кысаларында безнең районга шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Зиннур Мансуров, язучы һәм тәрҗемәче, Лирон Хәмидуллин, тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән беренче төрек кешесе Фатыйх Котлы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре - якташыбыз, тумышы белән Кошман авылыннан булган Рәзинә Хәйретдинова һәм Рәмзия Закирова килде.
Иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклау, тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү, республика халыкларының милли үзенчәлеген үстерү һәм саклау максатын күздә тотып оештырылган очрашуда район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре һәм авыллардагы филиаллар хезмәткәрләре катнашты. Аларны Зиннур Мансуров сәламләде:
- Безне бүген галиҗанәп китап очраштырды. Ул халкыбызны гасырлардан бирле озатып килә һәм гаять зур төшенчәгә ия. Соңгы арада "Китап юкка чыгачак" дигән күңелсез фаразлар еш яңгырый. Әмма алар дөреслеккә туры килми, - диде ул. - Европа илләренә баргач, игътибар иткәнем бар: анда халык трамвайда да метрода да китап укый. Бер яктан карасаң, бу илләр бездән 20-30 елга алдарак яши, ә китап уку культурасы яши. Һәм яшәячәк тә, китап мәңге сакланачак һәм ул безне хәтта ахырзаманга кадәр озатачак. Димәк, сез, китапханәчеләр беркайчан да эшсез калмаячаксыз. Теләсә нинди милләтнең зурлыгын җан исәбе түгел, рухи кыйммәтләр билгели. Һәр милләт - зур ул, бөек ул, үзара хөрмәт белән яшәгәндә генә без ул кыйммәтләрне тагын да баета алабыз.
- Кайбычка күптән киләсем килгән иде. Чөнки бу төбәктән чыккан шәхесләр турында язган хезмәтләрем дә бар. Мөхәммәтҗан әл-Борындыкый, Латыйф Хәмиди, Камил Мотыйгый турында очерклар яздым, - диде Лирон Хәмидуллин һәм хезмәтләре белән таныштырды. Төркиядә туып-үсеп, 1993 елларда студентлар алмашу проекты буенча Татарстанга килеп, Алабуга педагогика университетының татар филологиясе факультетында белем алган Фатыйх Котлының безнең районга әле беренче тапкыр гына килүе. Ул - татар әдәбияты классиклары әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркиядә дистәләрчә китап чыгарган кеше. Фатыйх Котлы үзенең хезмәтләре белән таныштырып кына калмады, дарбука дип аталган төрек музыка уен коралында уйнап һәм җырлап, киңкырлы шәхес икәнлеген күрсәтте. Гади генә булып күренгән, куб рәвешендәге барабанны хәтерләткән уен коралының тавышы аһәңле булып яңгырады, төрек җырларына тезмәне, татарларның "Ай былбылым" һәм рус халкының "Катюша" җыры тамашачыларны әсир итте. Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллинаның "Яраткан татарча җырыгыз нинди?" дигән соравына ул: "1993 елда популяр булган "Миләшләрем" җыры"- дип җавап бирде һәм аны җырлап та күрсәтте.
Алга таба сүз 152 еллык тарихы булган, хәзерге вакытта фондында өч миллионнан артык китап сакланган Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләренә бирелде. Рәмзия Закирова андагы бүлекләр һәм тупланган әдәбият белән таныштырды. Рәзинә Хәйретдинова китапханәнең үткәне һәм бүгенгесе, әлеге бинаның тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
- Без барыбыз да китап яратучы, аны укып үскән буын. Язучыларыбыз булганда, китапханәләр яшәячәк әле, - диде ул.
Очрашу ахырында Зиннур Мансуров кайбычлылар игътибарына үзе иҗат иткән "Татарстан"шигырен тәкъдим итте. Әдипләр сорауларга җавап бирде, Галия Кайбицкая музеена һәм район үзәк китапханәсенә автографлары язылган китаплар да бүләк итте.
- Бик матур эчтәлекле, әһәмияткә ия очрашулар үткәрәсез, рәхмәт сезгә. Виртуаль аралашуга кайтып калган хәзерге заманда китап укуга кызыксыну уятуда мондый чараларның роле аеруча зур, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова.
Очрашудан соң Казаннан килгән кунаклар Галия Кайбицкая исемендәге музейда да булдылар. Мондый рухтагы очрашулар дәвамлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында язучылар белән очрашу үтте