Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында үзара салым буенча референдум үткәрелә

Бу атнаның якшәмбесендә -19 ноябрьдә барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым буенча җирле референдумнар үткәрелә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч халкының быел да референдумда актив катнашачагына ышанычын белдерде. «Районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчасына саллы гына эшләр башкарыла. Саный китсәң, алар шактый күп. Узган елларда үткән референдум нәтиҗәсендә авылларда зират тирәләре тотылды, юллар һәм күперләр тәртипкә китерелде, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлләр яңартылды, яңалары төзелде, чишмә территорияләре төзекләндерелде, балалар мәйданчык­лары барлыкка килде. Кыскасы, җирлек әһәмиятендәге күп кенә проблемалар хәл ителде, - диелә аның халкыбызга мөрәҗәгатендә. - Үзара салым шуның белән отышлы: без биргән һәр бер сумга хөкүмәтебез дүрт сум исәбеннән акча бүлеп бирә. Бу акчага авылларда зур чыгымнар таләп иткән эшләрне башкарып чыгарга мөмкин. Шуңа да 19 ноябрь көнне барыбыз да сайлау участокларына килеп, референдумны яклап тавыш бирик.Туган төбәгебезне төзекләндерүгә битараф булмагыз, референдумда актив катнашыгыз. Сайлау участогына һәркайсыгызның баруы мөһим, райондашлар!
Үзара салым кертү өчен халыкның ризалыгы кирәк. Референдум узган дип саналсын өчен анда күпчелек сайлаучыларның уңай тавыш бирүе мөһим. Сайлау участок­лары иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында үзара салым буенча референдум үткәрелә